Иртәнге чыгарылыш
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Президенты Абдел Фәттах Ас-Сиси белән очрашты. Республика Рәисе Татарстанның Ислам дөньясында Россия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүенә игътибар итте, Татарстанның цифрлаштыру, технопарклар, махсус икътисадый зоналар кебек өлкәләрдә тәҗрибә һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер булуын әйтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы Премьер-министры Мостафа Мадбули белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов, Россиянең гадәттәгечә Мисырның азык-төлек иминлеге өлкәсендә ышанычлы партнеры булуын ассызыклады.
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4 мең 200гәә якын укучыга арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республика Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Казан дары заводындагы янгыннан соң куркынычсызлык таләпләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Гадәттән тыш хәл урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Тикшерүдән соң,суд экспертизалары составы билгеләнәчәк.
Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте базасында химия тармагы өчен төбәкара укыту-методик үзәк ачыла. Проектны Россия Мәгариф министрлыгы «Яңа материаллар һәм химия» илкүләм проекты нигезендә башлап җибәрә.
Узган ел Татарстанда түләүле юллар буйлап 6 миллион 900 меңнән артык автомобиль узган. Шуларның 1 миллион 600 меңнән артыгы «Алексеевск – Әлмәт» юлын буенча һәм 5 миллион 200 меңнәнә артыгы Вознесение трактының икенче этабы маршруты буенча.











