Республикабызда һәр көн диярлек Габдулла Тукай шигаре астында уза.
Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Республика буйлап аның иҗаты, тормыш юлына багышланган очрашулар, шигырь бәйрәмнәре даими үткәрелеп килә. Шул исәптән аны искә алу көнендә дә төрле чаралар каралган иде.











