Гадәттәгечә алар үзләренең репертуарыннан спектакльләрнең иң-иңнәрен сайлап алып килә.
Казан тамашаччысы сагынып көтеп алган театрларның берсе. Бу юлы да спектакльләрне җылы кабул итәләр. Репертуарда темалар да төрле өлкәне үз эченә сыйдырган спектакльләр. Ватанпәрвәрлек, мәхәббәт, күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әсәрләр сайланган. 6 көн эчендә 8 спектакль уйнала, гастрольләр 19 апрельгә кадәр дәвам итә.











