Бүгенге тапшыруыбызда татар халкының иң күренекле шәхесе –Габдулла Тукайның — 140 еллыгына багышланган чаралар турында сөйләшербез. Шагыйрь туган ай буларак апрель ел саен диярлек күпсанлы милли-мәдәни вакыйгалар, шигърият рухында уза.
Апрель башында Казанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе узды. Кичә Татарстан Фәннәр академиясендә Бөтендөнья «Туган тел» җыены үз эшен башлап җибәрде.
Татар гаиләләрендә баланың иң беренче өйрәнгән шигырьләре күп очракта нәкъ менә Габдулла Тукай тарафыннан язылган була. Аның әсәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә өйрәнелә. Бүгенге тапшыруыбызда без Габдулла Тукай шигырьләренең, әкиятләренең балаларны тәрбияләүдәге әһәмиятен тагын бер кат ассызыкларга булдык.










