Атна башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мисырда булды. Чәршәмбедә Татарстан Дәүләт Советы утырышы үткәрелде, анда Республика Хөкүмәтенең хисабы тыңланды. Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чаралар дәвам итә. Бүген Казанның «Туган авылым» милли-күңел ачу комплексында традицион «Карга боткасы» бәйрәме узачак.










