Иртәнге чыгарылыш
Казанда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының X форумы булачак.
Узган ел Татарстанда түләүле юллар буйлап 6,9 миллионнан артык автомобиль узган.
Татарстанда 2026 елда Төп дәүләт һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучы 66 меңнән артык укучы тапшырачак.
Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә, бу атнада төп вакыйгалар узачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда «Иннопром.Үзәк Азия» Халыкара күргәзмәсендә «Технологик үзәкләр – яңа сәнәгать ландшафты» дигән пленар сессиядә катнашты. Ул Үзбәкстан көкүмәте бинасында ил Премьер-министры Абдулла Арипов белән очрашты. Татарстан Рәисе “Иннопром. Үзәк Азия» күргәзмәсе мәйданында Үзбәкстанның Кашкадарья өлкәсе Хакиме Муротжон Азимов белән очрашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Курше Фест” фестиваленең җәйге сезонын башлап җибәрү турында игълан итте. Быел фестиваль «Мирас» дигән юнәлештә узачак.
Республикада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган ялларда ярминкәләр Казан, Чаллы, Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында гөрләде. Аларда республика районнары, агрохолдинглар һәм җирле фермерлар үзләренең сыйфатлы продукцияләрен тәкъдим итте.











