Иртәгә – 22 апрельдә — халыкара дәрәҗәдә Җир-ана көне билгеләп үтелә. Әлеге дата җәмгыятьнең һәм һәр кешенең игътибарын җир проблемаларына, әйләнә-тирә мохитне саклауга җәлеп итү өчен гамәлгә куелган.
Кешеләр һәм предприятиеләр тарафыннан табигатькә китерелгән зыянны ачыклау һәм кисәтү өлкәсендә республикабызда башкарыла торган эшләр турында без Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев белән сөйләштек.










