Безнең бүгенге чыгарылышыбыз бераз үзгә булачак. Нигездә, без шәфкатьлелек, матур күренешләр, үрнәк гамәлләр турында язмалар әзерли идек. Ләкин тормыш бит бик катлаулы, күпьяклы. Күркәм эшләр янәшәсендә ямьсезлек сагалап йөри. Намуслы кешеләрдән гаделсезләр көнләшә, бәхеткә юл, гомумән, кыенлыклар, югалтулар аша бормаланып бара. Башкаларга үрнәк булып яшәр өчен күпме гыйбрәт алырга, никадәр тормыш сабагын үзләштерергә кирәк. Кемнәрдер абынганнан соң тора алмыйча, ялгызлыктан тилмереп яши. Кайберләр үзен кулга ала да, тормышын яңадан башлап җибәрә. Ничек кенә булмасын, аларның тарихларыннан башкаларга гыйбрәт алырга кирәк. Бәлки аларның язмышлары турында белсәк, вәзгыятькә башка төрле карар идек тә, тормыш юлыбызда бөтенләй үзгә адымнар ясар идек… Аларның тарихларын сезгә дә ирештерү максатыннан без “Кеше приюты” белән берлектә “Югалтулар тарихы”-“История потерь” дигән тапшырулар циклы башлап җибәрәбез.
Бүген без сезгә Асия апа тарихын сөйләрбез.











