Бүген без “Югалтулар тарихы” – ”История потерь” циклын дәвам иттерәбез. Ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә торган “Кеше приюты” белән берлектә әзерләнә. Приютка мөрәҗәгать итүчеләр арасында нинди генә язмышлы кешеләр юк. Торыр урыннары, яшәргә акчалары калмаганнар, җылы ризык ашарга мөмкинлекләре булмаганнар, караучысыз ялгыз кешеләр дә килә бирегә. Өметләнеп, кешеләрнең миһербанлы булуына ышанып киләләр. Приютта беренчел ярдәмне күрсәтсәләр дә, аякка басып, яңача яшәп китү – кешенең үзеннән тора. Бүгенге тапшыруыбызда Рәмис, Газинур абый һәм Сәйдәш Исламов тарихларын ишетә алырсыз.











