Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн әр-Рави; Мөфти урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм каллиграф Артур Писаренко эшләтеп җибәрде.
Казан кулъязма Коръәнен бастыруның чираттагы этабы “Хозур” нәшрияты күзәтчелегендә була. Казан кулъязма Коръәне – хәзерге Россия өммәтенең соңгы фәнни-дини казанышларының берсе, чөнки ул Россиянең яңа тарихында беренче кулъязма Мүсхәф. Казан кулъязма Коръәне “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” статусы кысаларында бастырыла.











