Эльмир Низамов — композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Президенты премиясе лауреаты, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, “Кара Пулат” операсы өчен Габдулла Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителде.
Мәртәбәле премиягә дәгъва кылучы композитор белән Эльза Әхмәтҗанова очрашты.
Танылгын композитор Эльмир Низамов Ульян шәһәрендә туып үсә.
Казан урамнарына беренче тапкыр 17 яшендә аяк баса. Татар мөхите аны бирегә тарта, һәм Эльмир киләчәген Казан белән бәйләргә карар кыла. Ә бүген инде татар сәнгатен талантлы шәхестән башка күз алдына да китереп булмый. Кирәк бит, кечкендән Эльмир үзенең таныласын белеп үсә, 12 яшендә беренче әсәрләрен иҗат иткәндә үк, нота язмаларын киләчәктә музейга тапшырырмын дигән ният белән, ул аларны саклап куя.
Композиторның эш графигы исктиткеч тыгыз. Үзе әйтүечә музыка һәр вакыт янәшә. Ул кинәт кенә урамда барганда, сәяхаттә, яки студиядә туырга мөмкин. Җыр сәнгате булсын мы ул, зур муыкаль форма мы. Аның әсәрләре дөнья буйлап яңгырый. Эльмир Низамовны татар сәнгате илчесе дип әйтү бер дә ялгыш булмас.
Әлбәттә Эльмир Низамов бүгенге көндә күп премияләргә лаек булган иҗатчы. Ләкин татар сәнгаткәре өчен Тукай премиясеннән дә югарырагы юктыр. Композитор Эльмир Низамовның Ренат Харис либреттосына иҗат ителгән “Кара Пулат” опера премьерасы 2015 елда уза.
Опера нигезенә Аксак Тимер сугышчылары тарафыннан яндырылган унике кыз риваяте салынган. Әсәр өчен Эльмир Низамов республикабызның иң мәртәбәле Габдулла Тукай премиясенә кандидат итеп тәкъдим ителде.
Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай шәхесе ничәмә-ничә буын иҗатчыларны рухландырып тора.











