Рекорд Гиннеса китабына кертелгән джаз орекстрын оештыручы, композитор, дирижёр Олег Лундстремның тууына 110 ел тулу уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аны искә алу кичәсе узды. Чарадан безнең репортаж.
Олег Лундстрем исемен джаз белән тиңдәш, аерылгысыз дип әйтәләр. Ул Татарстанның күп кенә композиторлары белән иҗатташлык итеп, бүген дә халык күңелендә саклана. Ул оештырган джаз оркестры 90 ел буена эшчәнлеген дәвам итә. Илкүләм танылган оркетсрның иҗат юлын чагылдырган күргәзмә чараның матур бер бизәге.
Татарстан Республикасының филармония джаз орекстрының башында да Олег Лундстрем тора. Ул үзе Казаннан киткәч тә, аның музыкантлары кала, һәм орекстрда эшләвен дәвам итә.
Тамашачы Олег Лундстрем исемендәге Дәүләт камера джаз оркестры чыгышы белән сокланды. Җитәкчеләре Россиянең халык артисты Борис Фрумкин.
Алия Галиуллина, Айсылу Сәлмәнова, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.











