Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара сәнәгатен үстерү комплексында булды. Проект Татарстан ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр.
29 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казанга «Җиңү поезды» килә. 30 апрельдә ул Арчага һәм Әгерҗегә бара. Поезд Түбән Новгородтан 24 апрельдә кузгалып китәргә тиеш.
Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбендә «Бердәмлек күптөрлелектә: күп телле этномәдәни белемнең заманча практикалары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән туган телләрдә белем бирүче мәктәп җитәкчеләре, туган тел укытучылары җыелды.
Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак. Чараны хәзерләү һәм уздыру өчен оештыру комитеты төзелә. Аның рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнде, ә комитет составы якын арада расланачак.
Казанда Россия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе илләренең Өлкән вазыйфаи затлары — Тышкы эшләр министрлары урынбасарлары дәрәҗәсендә киңәшмә узды. Россия делегациясен Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко җитәкләде.
24 апрельдә «Җиңү диктанты» Халыкара акциясе үткәрелә. Моның өчен дөньяның 75 илендә 36 мең мәйданчык әзерләнгән.
Кичке чыгарылышлар
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, бишенче Россия – АСЕАН саммиты Казанда узачак. Чараны хәзерләү һәм уздыру өчен оештыру комитеты төзелә. Аның рәисе итеп Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков билгеләнде, ә комитет составы якын арада расланачак.
2025 елда милек сатып, лотереягә әйбер отып, арендага биреп һәм башка юллар белән керем алган гражданнар салым хезмәте алдында мөстәкыйль рәвештә хисап тотарга тиеш. 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне 2026 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк.
Татарстан юлларында ел башыннан алып 717 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 85 кешенең гомере өзелгән, 867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Марафон» инвестиция төркеме президенты һәм Россия-Әмирлек эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты. Алар республиканың «Марафон» инвестиция төркеме белән хезмәттәшлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләрен тикшерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербиядә Шахмат буенча дөнья беренчелегендә чемпион титулын алган Михаил Шишов, аның тренерлары Руслан Биткинин һәм Татарстаның атказанган спорт мастеры Леонид Ярош, шулай ук Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбе» һәм Татарстан Шахмат федерациясе җитәкчелегенә котлау телеграммасы юллаган.
Татарстан Дәүләт Советында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дигән темага 2026 елгы парламент дәресе барышында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов быелгы парламент дәресенең темасы «искиткеч мәгънәле» дип билгеләп узды.











