Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган чараларның иң кызган чагы. Берничә көннән, 26 апрельдә, аның туган көненә багышланган зур тантана, һәйкәле янында Шигырь бәйрәме үткәреләчәк, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лауреатлар исемнәре билгеле булачак. Моннан тыш, бу атнада төрле әдәби конкурсларга нәтиҗә ясала, “Татарча диктант” үткәрелә. Чараларның бер өлешен оештыручы Бөтендөнья татар яшьләре форумының җитәкчесе Райнур Хәсәнов белән быелгы вакыйгалар турында сөйләштек. Хәзер бу әңгәмәне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.










