Кайбыч районы оешуына 35 ел. Аның Апас, Буа районнары белән бергә язылган тарихы да бар. Республикабыздагы–иң яшь районнарның берсе юбилеен нинди уңышлар белән каршылый. Кайбычтан махсус репортаж.
Тантананың Кайбыч тарихы, казанышлары һәм күренекле кешеләрнең язмышы чагылдырылган театральләштерелгән тамаша белән ачылуы залда утыручыларның күңеленә аеруча хуш килде. Чөнки «Үткәнебез белән горурланабыз- киләчәкне төзибез.
Икмәк булса гына җыр сузасың. Бу җәһәттән Кайбыч районына тел – теш тидерердек түгел. Уңышлары кунак чакырып бәйрәм итәрлек булган. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәртәбәле кунаклар арасында.
Кайбычлылырның бердәмлеге, эш сөючәнлеге нәтиҗәсендә, район алга бара, ул бик күпкә үзгәрде, тагы да матурайды, төзекләнде. Галия Кайбицкая музее, “Авыл дэнс» балалар үзешчән коллективы , «Кичке уен» фестивале, “Мәтрүшкә бәйрәме” Кайбыч данын еракларга таратучы, аларга гына хас өлгеләр.
Бу әлбәттә, дилбегәнең ышанычлы, ватанпәрвәр җитәкче кулларында булуы белән дә бәйле. Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч районының Бәрлебашы авылында туып-үскән егет.
Исемнәре Кайбыч тарихыннан аерылгысыз булган беренче булып юл ярган Азат Хәнифәтуллин һәм аннан соң дилбегәне үз кулына алган Җәүдәт Гаффаров, генерал якташыбыз Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногмановны да искә алдылар истәлекле чарада. Кайбыч районы буш урында барлыкка килмәгән, аңа кадәрге буын вәкилләре дә иген иккән, терлекчелек белән шөгыльләнгән, кирәк булганда кулына корал алып илен саклаган. «Туган җирем – Кайбычым» китабыннан алынган мәгълүматларга караганда, Кайбыч районыннан Ватан сагына 10 меңнән артык кеше китә. Алар эшен оныклары дәвам итә. Ватаныбыз берәү генә тамырларыбыз шушында һәм башка Ватаныбыз юк. Шуңа күрә дә, илнең бөтенлеге үтә дә зарур, дип Кайбыч егетләре дә махсус хәрби оперция башланганнан бирле ил иминлеге сагында.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең чыгышында туган җирен данлап хезмәт куйган һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде. Чыннан да сәхнә түренә чакырып рәхмәт әйтерлек кешеләр бик күп Кайбыч төбәгендә. Алар үз якларының туган җир, табигать көчен сеңдереп тырышып эшли. Ә табигате чыннан да гаҗәеп. Өч тармаклы һәм бер ябалдашлы имән җирле халыкның күпмилләтле составы турында сөйли: Кайбыч җирендә татарлар, руслар һәм чуашлар тату яшиләр һәм уңышлы эшлиләр. Имән — озын гомер, ныклык, игелек, батырлык, ныклык символы ул. Киләчәккә ышаныч белән караучы районның гомере дә имәнннәрнеке кебек булсын.
Мөршидә Җиһан, Айгөл Хәйретдинова. Татарстан яңалыклары өчен Кайбыч районыннан.











