Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Марафон» инвестиция төркеме президенты һәм Россия-Әмирлек эшлекле советы рәисе Александр Винокуров белән очрашты. Алар республиканың «Марафон» инвестиция төркеме белән хезмәттәшлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләрен тикшерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сербиядә Шахмат буенча дөнья беренчелегендә чемпион титулын алган Михаил Шишов, аның тренерлары Руслан Биткинин һәм Татарстаның атказанган спорт мастеры Леонид Ярош, шулай ук Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбе» һәм Татарстан Шахмат федерациясе җитәкчелегенә котлау телеграммасы юллаган.
Татарстан Дәүләт Советында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» дигән темага 2026 елгы парламент дәресе барышында узган республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов быелгы парламент дәресенең темасы «искиткеч мәгънәле» дип билгеләп узды.
Көндезге чыгарылыш
Быел«Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумында беренче тапкыр инвестиция һәм инфраструктура проектларының халыкара күргәзмәсе узачак. 13 майдан 15 майга кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән 200дән артык инвестиция проекты «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә тәкъдим ителәчәк.
Татарстанхалыкларыассамблеясенеңмилли-мәдәниавтономияләреһәм«Геройлар таянычы» ресурс үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм җибәрүне оештырды.Сугышчыларгамотоцикллар, дронга каршы җайланмалар, эвакуация тәгәрмәчләре, медикаментлар, беренче кирәк-ярак тапшырылды.
26 апрельдә бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көндә тантаналар республика җитәкчелеге катнашында Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Әлеге чара 9 сәгать 30 минутка билгеләнгән.
Кичке чыгарылышлар
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Туган якны өйрәнү яшьләрне тәрбияләүдә һәм эчке туристлыкны үстерүдә төп роль уйнарга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Рәисе каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышында белдерде.
Габдулла Тукай әсәрләренең рус телендәге алты томлык басмасы киң катлам укучыларга татар халкының бөек шагыйрен яңача ачарга ярдәм итәчәк. Алты томлыкта Тукайның барлык шигырь, поэма, мәсәлләре, балалар өчен язылган әсәрләре, публицистик мәкаләләре, хатлар тупланган.
Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән даими эш таләп ителә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм Сәнгать советы утырышы узды. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында үтте. Утырышта «Мәдәни код – күп дәрәҗәле үзаң синтезы» дигән темага төп хисап белән мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
26 апрельдә бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көндә тантаналар республика җитәкчелеге катнашында Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салудан башланачак. Әлеге чара 9 сәгать 30 минутка билгеләнгән.











