«Каләм очында галәм». Габделхәй Сабитов.
“Кешеләр! Минем язганнарымны укыгач Сездә бер агач, һич югы бер чәчәк утырту теләге уянса, мин үземне бәхетле санар идем. Бу – миенм девизым, һәм мин аны йөз кат, мең кат кабатларга әзер. Җир-анага рәхмәт йөзеннән җылы туфракка берәр орлык күмгәнең бармы? Шул хакта уйланыйк дип яздым әсәрләремне.” Әлеге юлларның авторы – күренекле язучы һәм драматург Габделхәй Сабитов галәменә һәм каләменә багышлана бүгенге тапшыру.









