Лента новостей

«Нефтехимик» уступил «Торпедо» в 17‑м туре лиги Pari

7 ноября, 20:50

Боец ВС РФ рассказал об обстановке на славянско-краматорском направлении

7 ноября, 20:30

Путин призвал усилить борьбу с международным криминалом в сфере финансов

7 ноября, 20:00

Российские фигуристы прервали пятилетнюю паузу: золото на этапе Гран‑при

7 ноября, 19:40

Российских военных заранее приучают к гулу БПЛА, чтобы не было страха на фронте

7 ноября, 19:00

Путин обсудил с Совбезом предстоящие переговоры по Украине в Абу-Даби

7 ноября, 18:50

Военнослужащий ВС РФ рассказал о роли проводников на СВО

7 ноября, 18:00

ВС России нанесли удар по Северному мосту в Киеве

7 ноября, 17:50

Две новые должности появились в структуре Минобороны РФ

7 ноября, 17:30

Финансирование льготных автокредитов в России могут увеличить на 10,4 млрд рублей

7 ноября, 17:14

Рустам Минниханов провёл встречу с председателем Конституционного совета РТ в честь Дня Конституции

7 ноября, 16:50

Балет о Гарри Гудини в Казани: мировая премьера на сцене театра имени Мусы Джалиля

7 ноября, 16:30
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Суббота, 7 ноября
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Татарстанда Туган тел көне һәм Тукайның тууына 140 ел тулу билгеләп үтеләчәк – программа

25 апреля 2026, 12:33
Яңалыклар (новости)
A A

26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары бөек шагыйрьнең туган җирендә, Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында 25 апрельдә башлана. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне иртән Арча муниципаль районында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уза, көндез Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар фәнни, педагогик һәм иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очраша.

Габдулла Тукайның 140 еллыгына Арча муниципаль районында Габдулла Тукайның төзекләндерелгән дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачыла.

Казанда тантаналар 26 апрельдә узачак. 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай скверында Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, иҗат әһелләре, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыначак.
Туган тел көненә багышланган төп чаралар Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Көндез Тукайның «Кәҗә белән Сарык Печән Базарында» әсәре буенча музыкаль спектакль күрсәтелә. Театр фойесында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган проектлар күргәзмәсе эшләячәк.

14:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Туган тел көненә багышланган Шигърият бәйрәме үткәрелә. Чараларда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, республиканың иҗат берлекләре вәкилләре, танылган мәдәният эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек катнаша. Чара «ТНВ» каналында турыдан-туры трансляцияләнә.
16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә «Мин татарча сөйләшәм!» республика акциясенең гала концерты була. Чара «2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә. Акция кысаларында заманча татар музыкасының яңа буыны вәкилләре чыгыш ясый, республика акциясенә йомгак ясала, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү оештырыла.
Әйтергә кирәк, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар республиканың барлык муниципаль районнарында ел дәвамында уздырыла.

Ел дәвамында Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты уза. Проектта төрле ысуллар белән катнашырга мөмкин: офлайн: пәнҗешәмбе көннәрендә торак пунктыгыздагы теләсә кайсы китапханәгә керегез. Катнашу бушлай. Онлайн: социаль челтәрләрдә Тукай шигырьләрен уку яки аның иҗаты турында үз фикерләрең белән язма урнаштыру һәм язма астына #Тукайнбергаләпукыйбыз #ЧитаемТукаяВместе хештегларын кую.

Читайте и смотрите также:

Илаһи сүз

Илаһи сүз

6 ноября, 19:09
Өмәдән-өмәгә

Өмәдән-өмәгә

6 ноября, 19:04
Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

6 ноября, 16:40
Кануни бәйрәм

Кануни бәйрәм

6 ноября, 14:17
Вести Татарстан MAX

Популярное

сво

Кого возьмут в «Сталинские соколы»: требования к кандидатам и условия службы

26 августа, 2026
0

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр дипломатиясе академиясе бөтен дөньядан лидерларны җәлеп итә

Рустам Минниханов напомнил о важных датах следующей недели: 4 и 6 ноября

31 октября, 2026
0

рамадан

ДУМ Татарстан назвало даты Рамадана и Ураза-байрама в 2027 году

21 августа, 2026
0

Казанская телебашня

Казанская телебашня засияет праздничной подсветкой в честь Дня народного единства и Конституции РТ

2 ноября, 2026
0

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

3 ноября, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»