Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарның киң җәмәгатьчелеге, язучылар, артистлар, депутатлар, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр, юбилей чараларына килгән күпсанлы кунаклар.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше – Галиәсгар Камал театры бинасында дәвам итте. Биредә Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылучы проектлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Бәйрәм тантанасы халкыбызның гимнына әйләнгән Туган телдән башланып китте.
Сәхнәдән 2026 нчы елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булучыларның исемнәре аталды һәм дәүләт бүләкләре тапшырылды. Менә алар быелгы лауреатлар! «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов! «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен — Лилия Гыйбадуллина. төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен Наил Маганов һәм иҗат төркеме әгъзалары: Павел Корчагин, Эрдни Чавлинов, Сергей Вертелецкий.
Тукаебызынң 140 еллык юбилее уңаеннан тагын бер бүләк – Кәҗә белән сарык печән базарында дип исемләнгән музыкаль спектакльнең премьерасы булды. Тамашачылар аны бик җылы кабул итте.
Айзилә Батырханова, Владимир Юрков, ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.











