Килә, килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек, кыска гомергә.
Сөекле шагыйребез һәйкәленә!
Әйе, бүген сөекле Тукаебыз чәчкәләргә күмелә! Шагыйрьнең Юбилей елы уңаеннан республикабызда зур тантаналы чаралар уза, күркәм эшләр башкарыла. Шуларның иң көтеп алынганы – масштаблы төзекләндерү эшләреннән соң, Арча районы, Яңа Кырлай авылында Габдулла Тукайның яңартылган дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы ачылышы. Исегезгә төшерәбез, масштаблы реконструкция 2021 елда Рөстәм Миңнехановның Яңа Кырлайда татар иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашуыннан соң башланды. Ул вакытта Татарстан Рәисе музей комплексының торышы турындагы мәсьәләне күтәрде, шагыйрьнең 140 еллыгын музей лаеклы хәлдә каршыларга тиешлеген әйткән иде.
Музейның беренче катындагы экспозицияләр шагыйрьнең балачак еллары, Казан тормышы, андагы көнкүреше, иҗаты турында сөйли. Икенче катта мультимедиале китапханә, мастер-класслар үткәрү урыны, уку залы урнашкан. Музейны караганнан соң Рөстәм Миңнеханов иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашты.
Республикабызның иҗади интеллигенция вәкилләре очрашу барышында теләк – тәкъдимнәрен җиткерде, иҗади планнары белән бүлеште.
Җырчы, Махсус хәрби операция ветераны Ленур Биктимеров батырларыбызга ярдәм иткәннәре өчен хөкүмәтеезгә рәхмәт белдерде. Өйләренә әйләнеп кайткач, кайбер ветераннар үзләрен иҗади яктан табалар, дип билгеләп үтте ул. Ленур шуларның бер мисалы!
Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов яңартылган авыл мәдәният йортында булды, Арча районы халык осталары күргәзмәсен карады, шулай ук яңа иҗтимагый төзекләндерү проекты белән танышты.
Айзилә Батырханова, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары











