Бүгенге тапшыруыбызда сүз кешелекне яшәтә, милләтләрне саклый торган буыннар бәйләнеше турында барыр. Һәр тупланган тәҗрибә киләсе буынга тапшырылып, сакланырга тиеш. Моңа һәр кеше шәхсән дә, җәмгыять тә, дәүләт тә үз өлешен кертә. Тапшыруыбызны республикабызда үткәрелүче зур чара –“Балкыш” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар фестивале белән башлап җибәрик. Иртәгә, 29 апрель көнне, Казанда 9нчы фестивальнең беренче гала-концерты була. Өлкән кешеләр катнашында үткәрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы ветераннар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, «Балкыш» фестиваленең оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков сөйли.
Бу көннәрдә тагын бер истәлекле вакыйгага әзерлек бара. Иртәгә Казан үзәгендәге ЦУМ һөнәрчелек, укыту һәм туризм үзәге буларак үз ишекләрен ача. Традицияләрне саклап, заманча алымнар кулланып эшләү турында техникумның директоры Раушания Сәүбанова сөйли.










