Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә киләчәк элемтәләр, төбәктә җитештерелә торган продукциянең сәламәтлеккә куркынычсызлыгын һәм сыйфатын контрольдә тоту өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Санкт Петербургта Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Федераль Җыенның Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко катнашучыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады.
Казанда 1 мең 977 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында-116 сугыш ветераны, 1 мең 202 тыл хезмәтчәне һәм 659 сугыш ветеранының тол хатыны бар. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Мәскәүдә Борис Тихомиров исемендәге премияне тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Быел Борис Тихомиров исемендәге премиягә 15 оешмадан 18 белгеч лаек булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңү көне — 9 Май алдыннан социаль челтәрләрдәге битендә батырлык күрсәткән Татарстан хәрбиләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү видеоязмасын урнаштырган.
Татарстанның мелиорация комплексын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта Санкт-Петербургта узган Россия Закон чыгаручылар Советы утырышыннан соң, республика Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Дума-ТВ» телеканалына биргән әңгәмәсендә белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квота бирү турындагы законга кул куйды. Документны элегрәк республика Дәүләт Советы хуплаган иде. Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
Казанда 7 һәм 8 майда «Җиңү трамвае» йөриячәк. Бу көннәрдә Җиңү проспекты буенча йөрүче 5нче маршрут вагоны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган интерактив мәйданчыкка әйләнә. Пассажирларны «Сәйдәш» мәдәни үзәге артистлары әзерләгән тематик программа көтә.
2022 елда «Студентлар стартабы» Бөтенроссия конкурсы башланганнан бирле, Татарстан вәкилләре 1әр миллион сум күләмендә 1032 грант алган. «Студентлар стартабы» конкурсы инновацияләргә ярдәм фондының югары уку йортлары студентларының бизнес-проектларына финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән федераль программасыннан гыйбарәт.
Республика Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышта энергетика, ИТ һәм төзелеш өлкәсендә инновация проектлары тәкъдим ителде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МТС» АҖ генераль директоры, идарәсе рәисе Инесса Галактионова белән очрашты. Очрашуда әлеге операторның республика территориясендә элемтә инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм цифрлаштыру буенча берничә проект турында фикер алыштылар.
Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 16нчы шәһәр клиник хастаханәсендә дәваланучы махсус операция хәрбиләре белән очрашты. Министр хәрбиләргә ярдәм чаралары һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде, шулай ук аларның сорауларына җавап бирде.











