Республика буйлап басуларда язгы кыр эшләре дәвам итә. Зәй районында көзге культураларны тукландыруны тәмамладылар. Хәзер тырмалап, туфракны чәчүгә әзерләү белән мәшгуль игенчеләр. Алда – җаваплы һәм мәшәкатьле чор. Җирләр өлгергәч чәчүгә керешәчәкләр. “Зәй шикәре” агрофирмасындагы эш барышы белән алдагы язмада таныштырырбыз.
“Зәй шикәре” агрофирмасы кырларында – техника тавышы. Куәтле тракторлар махсус агрегат белән дым каплата.
“Зәй шикәре”ндә 10 мең гектар мәйданда тырмыйлыйсы җирләр бар. Елдагыча, төрле культуралар утыртырга планлаштыралар. Бу басуда, мәсәлән, арпа чәчәчәкләр.
Туфракта дымны саклап калу – аграрийлар өчен мөһим бурыч. Язның шушы чорын кулдан ычкындырмаска тырышабыз, ди белгечләр.











