Язны Тукайдан аерып булмаган кебек мәдрәсә дә бөек шагыйрь тормышыннан аерылгысыз.
Ислам динен кабул итүгә Мең ел исемендәге мәдрәсәдә Габдулла Тукайга багышлап сәнгатьле уку бәйгесе уза.
Татар әдәбиятенең классик үрнәшкләрен өйрәнү шәкертләрне вәгазьләрендә дә чагылмый калмый. Шуңа да Ләбиб Лерон бу тәҗрибәне киңәйтергә тәкъдим итте.
Шәкертләр чыгышына бәя биргән Мингол Галиев һәр чыгыштан мәмнүн калып алга таба да иманлы юл теләде.
Бәйгегә йомгак ясагач төп бүләк ике шәкерткә Кәрим Сафинга һәм Нәфис Һадыевка тапшырылды.
Шәкертләрнең чыгышыннан кәнәгать калган даими жюри әгъзасы Данил Саливо киләчәктә аларга зур өметләр баглый.
Дөрестән дә мәдрәсәләр элек -электән татар мәгарифенең нигез ташын тәшкил итте. Бүген дә дәвам итә.











