Габдрахманова Стелла Зәки кызы. 1933 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. Аның балачагы Әтнә районының Кышлау авылы турындагы җылы истәлекләрдән үрелгән, кечкенә кыз балачагын шунда үткәргән. Беренче сыйныфка авыл мәктәбенә барган, анда белемгә тартыла башлаган. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга юллама белән Арча раойны Яңа Кенәр мәктәбенә эшкә кайта.
Укучылар янында үткәргән һәр көн аның осталыгын камилләштерә һәм сайлаган юлының дөреслегенә ышанычын ныгыта. Стелла Габдрахманова гаҗәеп сәләткә ия иде-балаларның йөрәкләрендә рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята ала иде. Ул Бөтенсоюз укытучылар съездында актив катнаша, үзенең бәяләп бетергесез тәҗрибәсе белән коллегалары белән уртаклаша, ун елдан артык район методика советын җитәкли. Аның хезмәте югары бүләкләргә лаек дип табыла. 1971 нче елда ул «Почет Билгесе», Ленин ордены һәм алтын “Урак һәм Чүкеч” медале белән бүләкләнә. Татарстан укытучыларыннан беренчеләрдән булып 1978 нче елда Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исем ала.
Стелла Габдрахманованың бихисап укучысы, остазлары үрнәгеннән китеп, бөтен Россия буенча танылган укытучылар. Үз һөнәренә тугрылыклы хезмәте өчен 2007 елның октябрендә Арча шәһәренең үзәк мәйданына Стелла Зәки кызы бюсты куела, ә 2021 нче елдан Яңа Кенәр урта мәктәбе аның исемен йөртә.











