Башка айлардан аермалы буларак, май ае ничәмә-ничә ел, гасырлар үтсә дә илебез тарихында иң мөһим — Бөек Җиңү көне белән истәлекле. Быел без Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтәбез, һәм аңа санаулы гына көннәр калып бара. Респбулика буенча әлеге олуг бәйрәмгә багышланган чаралар инде уза. Бөек җиңү бәйрәме барлык буында йөрәк хатирәләрен кузгата торган көн. Чыгарылышыбызны Җиңү истәлеге сәхифәсе белән дәвам итәбез.











