Гадәттәгечә, илебез һәм республика тормышының төрле тармакларына, кеше яшәешенә кагылышлы законнар, аларның үтәлешенә бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмаларны студиягә чакырылган кунаклар бирә.
Татарстанда 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела. Бүгенге тапшыруыбызда сүз әлеге режимның үтәлеше, янгыннарны кисәтү турында барыр. Әңгәмәдәшебез — Казан шәһәре Авиатөзелеш районы Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча “Төньяк” бүлеге җитәкчесе — Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке хезмәт майоры Илшат Фәйзрахманов .










