Татарстанда Бөек Җиңү көненә багышланган төрле чаралар, акцияләр уза. «Хәтер уты» халыкара акциясенә быел республика инде унынчы мәртәбә кушыла. Казанның тимер юл вокзалында Мәскәүнең Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере яныннан алып кайтылган Мәңгелек ут кисәкчәләрен каршы алдылар.











