Казанда Җиңү паркында «Әтиләребез җырлары» дип исемләнгән акция кысаларында Җиңү көненә видеоклип төшерелде. Аны безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе төшерде. Яздыру өчен Солдатлар җырын сайладылар, аны берьюлы ике телдә — рус һәм татар телендә башкардылар. Төшерү процессында респбуликаның җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветераннар, кадетлар, волонтерлар катнашты. Әлеге акция 10 нчы майга кадәр дәвам итә. Быел Татарстан — проектның төп төбәкләренең берсенә әверелергә исәп тота. Мондый чаралар төрле буын кешеләрен берләштерә һәм Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыгы истәлеген сакларга ярдәм итә.











