Бүген 7 майда Россиядә Радио көне – барлык элемтә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге көнгә 1945 елның язында нигез салына. Нәкъ менә Бөек Ватан сугышы елларында радио кешеләр өчен көтеп алынган Җиңү көненә өметне сүндермәгән төп ышаныч күперенә әйләнә. Бүгенге тормышны да заманча мәгълүматлаштыру һәм элемтә чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Радио көнен үзенең һөнәри бәйрәме дип санаган барлык кешеләргә, үзебезнең Татарстан радиосының хезмәткәрләренә эшләрендә һәм башлангычларда уңышлар, сәламәтлек телибез.











