Бөек бәйрәм алды көннәрендә һәркайда җиңү җырлары яңгырый.
Казан дәүләт мәдәният иституты студентлары ансамбле репертурында классик, халык җырлары белән беррәттән сугыш чоры җырлары лаеклы урын алып тора. Быел биш еллыгын билгеләп үтүче Милли ансамбль 9 май бәйрәм яңа патриотик җырлар белән каршы алырга җыена.
Казан дәүләт мәдәният иститутының Милли вокаль ансамбле югары уку йортының ректоры Роза Шайхайдаровна Әхмәдиева тәкъдиме белән оеша.
Биш ел өчендә саллы гына репертуар туплап өлгерәләр.
Илебез Бөек Җиңү көнен каршы алган көннәрдә, ансамбльнең җитәкчеләре бар ихьтибарны Бөек Ватан сугышы чоры һәм патриотик җырларга, бигрәктә милли рух белән сугарылганнарына юнәлтә.
Репертуарга кергән яңа җырлар арасында татар музыкасы классигы, композитор Рөстәм Яхинның, Рамазан Байтимеров сүзләренә иҗат иткән “Җиңү җыры” аерым урын алып тора.
Әсәрнең һәр сүзе йорәккә үтеп керә, көе күңелне рухландыра, горурлык хисләре уята.
“Җиңү җырының” оркестр өчен аранжировкасын мәдәният интситутында белем бирүче остаз Илнур Ганиев башкарган.
Биредә Бөек Ватан сугышында Җинүне якынайткан ата-бабалырбызга булган рәхмәт һәм ихьтирам сүзләрен җырлар аша да җиткереп булганың яхшы беләләр. Патротик җырлар башкару, яшь буын өчен тәрбияви чара булып та тора.
Милли ансамбль оешуга санаулы гына еллар узган булса да, ул киң концерт эшчәнлеген алып бара. Чыгышлары мәктәп укучылары каршыннан алып, республикабызның иң мәртәбәле сәхнәләреннән тора. Бөек Җиңү көненә багышланган “Җырлы Казан” хор проектында катнашучы мең җырчы арасында, мәдәният институты студентлары да бар.
Эльза Әхмәтҗанова, Илдар Галәүтдинов Татарстан яңалыклары.











