Бүген – 9 май, Җиңү көне. Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә 81 ел тулуны билгеләп үтәбез. Республикабызның һәр шәһәрендә, район-авыл җирендә бәйрәм чаралары уза. Иң күләмлеләре, әлбәттә, башкалабыз Казанда оештырылды. Меңьеллык мәйданы, гадәттәгечә, төп бәйрәм мәйданчыгы булды.
Бәйрәм көнендә тантаналы чаралар Архангель, Арча зиратларында чәчәкләр салудан башланды. Бу минутларда «Үлемсез полк» акциясе уза, кичкә бәйрәм концерты һәм салют билгеләнгән.











