12-17 майда Казанда XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы уза. Быел форум Казанның төрле мәйданчыкларында үткәрелә.
Быелгы форумда дөньяның 93тән артык иленнән, Россиянең 65 якын төбәгеннән катнашучылар көтелә. Ике көнлек эшлекле программа 14-15нче майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Биредә 24 илнең финанс оешмалары җитәкчеләре катнаша. «KazanForum 2026» кысаларында шулай ук «Евразиянең энергетик иминлеге» Халыкара конгрессы, ислам модасы фестивале һәм Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь шеф-поварлар халыкара бәйгесе уздырыла. Форум көннәрендә өченче тапкыр халыкара күчемсез милек күргәзмәсен үткәрү күздә тотыла. Эшлекле программа белән бер бинада урнаштырыла. Быелгы форумның бизәге – 16 май көнне Казан ипподромында ат чабышы һәм жокейлар чемпионаты уза. Ислам илләрендә ат чабышына карата кызыксыну зур. Казанда узасы ярышлар эшлекле программадан соң ял итү, рәсми булмаган шартларда аралашу өчен мөмкинлек. Моннан тыш, Республика халкы һәм кунаклары өчен күләмле спорт программасы оештырыла. Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге зур турнирлар 15майдан–18нә кадәр борынгы Болгар шәһәрендә милли көрәш буенча Бәйсез Дәүләтләр Берлеге чемпионаты уза. Анда100дән артык иң көчле батыр килер дип көтелә. Спортчылар 11 авырлык категориясендә медальләр өчен көрәшә. Турнир форумның мәдәни программасында үзәк чараларының берсе булган «Изге Болгар җыены» кысаларында гала-матч белән тәмамлана.











