Җиде буын бабаңны, җиде буын туганыңны белү изге гамәлләрдән санала. Хәерле, озын гомер теләгән һәркем, туганлык җепләрен өзмәсен дип әйтелә хәдисләрдә. Соңгы вакытта халыкта шәҗәрәләр төзү теләге арта. Ихтыяҗ зур. Шул нисбәттән хәтта бәйгеләр дә үткәрелә. 8нче тапкыр уздырылучы «Нәсел шәҗәрәсе» бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта тулырак Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.











