Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Әңгәмәдә республиканың агросәнәгать комплексын үстерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техник җиһазланышын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәте йортында «Хвоя» АҖ акционеры Игорь Ким белән очрашты. Алар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курортын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
13 майда Казанда “Россия – Ислам дөньясы” XVII Халыкара икътисади форумында Хәләл Маркет халыкара сәүдә ярминкәсе эшләячәк. Чара «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә узачак, Россиядән һәм чит илләрдән 100гә якын компанияне берләштерәчәк.
Көндезге чыгарылыш.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстанда яшәүче Әлфинур Әскарованы “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү турындагы Указны имзалады. Әлеге югары бүләк гаилә институтын ныгытуга һәм балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен бирелде.
«Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Татарстандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә киләсе җомга көнне, ягьни 15 майда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итүнең бердәм көне узачак. Кабул итү сәгать уннан икегә кадәр барачак.
ТатарстандаКорбан гаетенә хәзерлек бара. Быел Корбан гаете 27 майга туры килә. Корбанга маллар чалу гает намазыннансоң башланаһәм махсус билгеләнгән урыннарда өч көн дәвам итә.
Кичке чыгарылыш.
Россия Хөкүмәте предприятиеләргә капитал салулар һәм җитештерү эшчәнлегенә ярдәм итү өчен җәлеп итә торган кредитлар, облигация заемнары буенча дәүләт гарантияләрен бирү мөмкинлеген 2026 ел ахырына кадәр озайтты. Бу турыдагы карарны Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Бүген Казанда «Россия – Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумы башланды. Чаралар 17 майга кадәр дәвам итә. 20 тема буенча 143 утырыш үткәреләчәк, бай мәдәни-спорт программасы әзерләнгән. Болар хакында Татарстан Министрлар Кабинетында форумга хәзерлек һәм аны уздыруга багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
ТатарстандаКорбан гаетенә хәзерлек бара. Быел Корбан гаете 27 майга туры килә. Корбанга маллар чалу гает намазыннансоң башланаһәм махсус билгеләнгән урыннарда өч көн дәвам итә.











