— Турыдан- туры эфирда Бала сити Халыкара балалар бакчасы һәм мәктәбенә, шулай ук Акыллы уеннар программасына нигез салучы фәннәр кандидаты Альбина Насыйрова катнаша, тыңлаучылар сорауларына җавап бирә.
-Республикабызда чәчү дәвам итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгының бүлек җитәкчесе Ирек Садыков республикада чәчүнең ничек баруы, алдынгы районнар турында телефон элемтәсендә сөйли.










