Россиянең төп мәгълүмати хезмәтләренең берсе — Вести программасы бүген үзенең 35 еллыгын билгеләп үтә. 1991нче елның 13нче маенда эфирга Вестиның беренче чыгарылышы була, ул вакытта ул 10 минут дәвам итә. Хәзер — яңалыклар гына түгел, ә бөтен илдә үз хәбәрчеләре эшли торган тулы бер система. ВГТРК зур холдингының бер өлеше һәм безнең редакция, ул һәрвакыт халык белән элемтәдә тора, зур экраннарда бөтен илгә республиканың төп яңалыклары турында сөйләргә әзер.











