XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының беренче рәсми чарасы буларак «Казан» агросәнәгать паркында «Казан Хәләл Маркет» сәүдә ярминкәсе эшли башлады.
Ярминкәдә Россиянең 11 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 100гә якын компания үз продукциясен тәкъдим итә. «Казан Хәләл Маркет» ярминкәсе Татарстанның хәләл продукциясен Көнчыгыш илләре базарларына чыгару өчен яңа мөмкинлекләр бирә һәм партнерлык элемтәләрен тирәнәйтә. Ярминкә дүртенче мәртәбә оештырыла, аңа ихтыяҗ һәм кызыксыну зур. Бирегә Татарстаннан, шулай ук, Түбән Новгород, Мордовия, Пенза, Чувашстан кебек төбәкләрдән дистә еллар кәсепчелек иткән эшмәкәрләр үз продукцияләре белән килгән. Ярминкәдә алар «Татар базары» бренды астында эшли. Сәүдә мәйданчыгы «хәләл» стандартларына җавап бирерлек итеп әзерләнгән. Барлык продукция, чималның «хәләл» стандартларына тәңгәллеге тикшерелгән. Ярминкә 17нче майга кадәр иртәнге сәгать 8дән 19.00 сәгатькә кадәр эшли.











