27 майда мөселманнар иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голәмәләр шуралары 2026 елда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен раслады. Бу көнне Татарстан мәчетләрендә күмәк бәйрәм намазлары укылачак. Татарстан мәчетләрендә Гает намазын, кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.










