Казанда беренче таш Җәмигъ мәчет төзелә башлауга 260 ел. Татарстан Фәннәр Академиясендә «Россиянең тарихи-мәдәни мирасында мөселман архитектурасы: Казанда Мәрҗани мәчете төзелә башлауга 260 ел тулу уңаеннан» түгәрәк өстәл булды. Аны Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты оештырды Ул «Россия – Ислам дөньясы: Казан Форум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. Чарада хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина катнашты.
Россиядә Исламның мең елдан артык тарихы бар. Халкыбыз, диннән — иманнан аерым яши алмый. Тауфик һәм хидаят белән яшәгән халыкның киләчәге бар. Милләттәшләребез шуңа да мәчетләрен дә матурлап, халкыбызга хас булган күркәм итеп сала. Ул изге йортларда йолаларын үти, гыйлем туплый. Кыйбласыннан тайпылмый тормышын алып бара.
Россиядә 8 меңнән артык мәчет бар. Россия мөселманнарының гыйбадәт корылмаларының архитектурасы һәркемгә дә ачык түгел. Ул мәчетләр буенча тарихны өйрәнеп була, ә аларның һәркайсы чын сәнгать әсәре.
Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала, Алмата һәм Бишкек шәһәрләреннән тарих, архитектура һәм сәнгать белгечләре, Россия һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнаша.
ТатарстанФәннәр академиясе дала Евразиясе халыкларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә багышланган ун еллык зур программаны гамәлгә ашыра.
Беренче таш мәчет буларак тарихка кергән Мәрҗәни мәчете халкыбыз горурлыгы.
Ләлә Зәйнуллина. Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары.











