15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикабызда гаиләләрне хөрмәтләү чаралары үткәрелә. Әти-әни өчен иң зур бәхет — сау-сәламәт, тәүфыйклы бала тәрбияләп үстерү. Туган телендә сөйләшүче, милли үзаңлы буын үстерү – безнең уртак бурычыбыз. Алдагы язма балаларны шигъри сүз белән тәрбияләү турында булыр.
Балаларның үзләре белән аралашып тору, алар белән Һәрчак бер дулкында булу — Йолдыз апа Шәрәпова шагыйрә генә түгел, балачак илендә үз кеше. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә үткәрелгән чараларда, төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен аның шигырьләрен бик теләп өйрәнәләр, чөнки алар – җиңел ятлана, гади, җайлы, кызык һәм заманча.
Буа шәһәре «Кояшкай» балалар бакчасына җыелган балалар да Йолдыз апаның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп башкардылар. “Шигырьле чәй” дигән конкурска Буа, Тәтеш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан килгәннәр иде.гыук
Йолдыз Шәрәпова үзе дә Буа районы, Яңа Тинчәле авылында туып үскән, шуңа күрә дә аның бу төбәккә килеп үткәргән очрашулары үзенә бертөрле дулкынлану хисләре белән уза.
Бала күңеле ак кәгазьгә тиң, ул тәмле сүзләр белән әйтелгәннәрне генә кабул итә һәм отып ала. Әнә шулай оста куллана белә Йолдыз апа үзенең шигъри сәләтен. Балалар белән уртак тел таба белгәнгә, ул һәр җирдә көтелгән кунак.
Сәнгатьле укучы катнашучылар грамоталар һәм китаплар белән бүләкләнде. Балалар өчен бу, әлбәттә, ихлас сөенеч. Ә әти-әниләр өчен зур горурлык. Бәлки бу бүләкләр аларга яңадан-яңа казанышларга этәргеч бирер. Хыял канатларының көчен үзе дә балачак иленнән булган Йолдыз апа яхшы белә. Шигырьләрен укучылар арасында үткәрелә торган Бөтенроссия “Тәмле сүзләр” конкурсы да сәләтле балаларны барлау максатыннан оештырыла.
4 нче тапкыр үткәрелә торган конкурста катнашып, 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булган Зәмирә Сәләхова Татарстан радиосына килеп, шигырьләрен укыды. Бу шигырьләрнең авторы Йолдыз апа үзе студиядә аңа лаеклы дипломын тапшырды.
Зәмирә Казан шәһәре Киров районының татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 81нче санлы балалар бакчасына йөри. Әти-әнисе аның һәр уңышын сөенеп күзәтә.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы премияләр иясе Йолдыз Шәрәпова үзенең 5 баласын да шигырь белән тәрбияләгән. Аңа кадәр иҗат иткән балалар язучыларының мирасын яттан белеп, бала күңеленә үз сукмагын салган кешеләрнең берсе ул.











