Төп пленар утырыш «Казан Экспо» үзәгендә бүген 15нче майда 15.00 сәгатьтә башлана.
«Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең пленар утырышы шушы минутларда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта бара. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре форумы була. «Изге Болгар җыены» 17 майда уза. Биредә мөселманнар бергәләп, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап “Тәүбә” чарасында катнаша. Ул Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча 9сәгать 30 минутта башлана. Шулай ук Болгарның тарихи Хан мәчете урнашкан урында җәмәгать белән намаз уку каралган. Ислам тарихы темасына вәгазьләр укыла. Яулык, чалма бәйләү буенча остаханәләр һәм намаз дәресләре үткәрү дә ниятләнә.











