Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүгә багышланган “Изге Болгар җыены” быел 17 майда Шәһре Болгарда уза.
Чара “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” 2026 XVII Халыкара икътисади форумы мәдәни программасы кысаларында үтә. Гадәттәгечә, “Изге Болгар җыены”ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы.
Биредә мөселманнар бергәләп, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлый. “Тәүбә” чарасы Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча 9сәгать 30 минутта башлана. 12:00 сәгатьтә Болгарның тарихи Хан мәчете урнашкан урында җәмәгать белән намаз уку каралган. Намаздан соң дин кардәшләребез динебез һәм Ватаныбыз хакына шәһит киткән бабаларыбыз һәм халыкыбызның батырлары рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм илебез иминлеген сорап догалар кыла. Шулай ук Ислам тарихы темасына вәгазьләр һәм лекцияләр укыла. Яулык, чалма бәйләү буенча остаханәләр һәм намаз дәресләре үткәрү дә ниятләнә.











