Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Россия-Ислам дөньясы” Халыкара икътисадый форумы күргәзмәсен карадылар.Татарстан ИнвестицияүсешагентлыгыҗитәкчесеТалияМиңнуллина республиканың ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләде.
“Россия-Ислам дөньясы” Халыкара форумында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм аккредитация буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач хәләл индустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар.
Корбан бәйрәме алдыннан башка төбәкләрдән терлекләрне кертүне тыю сарыкларга бәяләрнең кискен артуына китермәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин белдерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов илдә торак төзелеше үсешенә керткән өлеше өчен, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатына лаек булды. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез. Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясен җитәкли.
Казанда “Россия-Ислам” Халыкара икьтисади форумы эшен дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Сәүдә министры урынбасары Сезаи Учармак җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.
“Россия-Оман» бизнес — форумында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин соңгы елларда Россия-Оман мөнәсәбәтләренең сизелерлек ныгуын әйтте. Ике арада берничә килешү, хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.
Кичке чыгарылышлар
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы булды. Төркем оештырылуга быел 20 ел. Утырышның темасы — «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек нигезе буларак гомуми кыйммәтләр» дип аталды.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның мөрәҗәгатен укыды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Меркушова белән очрашты. Алар Татарстан Хөкүмәте белән Федераль таможня хезмәтенең үзара хезмәттәшлеге, республика территориясендә таможня органнарының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, шулай ук халыкара сәүдә элемтәләрен үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT паркта «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме утырышы булды. Төркем оештырылуга быел 20 ел. Утырышның темасы — «Россия һәм ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек нигезе буларак гомуми кыйммәтләр» дип аталды.
Казанда “Россия-Ислам” Халыкара икьтисади форумының пленар утырышы узды.
Татарстанда яңа мәктәпләр һәм балалар бакчаларын төзү дәвам итә. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин бу обьетларда эшләрнең торышы турында сөйләде.











