Бүген 18 майда халыкара музейлар көне, бөтен дөньяның музей хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, җәмгыятькә әхлак тәрбиясе бирүдә музейлар эшчәнлеге әйтеп бетергесез әһәмияткә ия. Республикабызның барык муниципаль раойннарында тарихи, күренекле әдипләрнең иҗатын чагылдарган музейлар эшли. Аларның һәрберсендә гасырларга барып тоташкан төрле экспонатлар, бай рухи мирасыбыз саклана.











