Шушы көннәрдә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Донбасста яшәүчеләрнең истәлекле язмалары белән тулыландырылган Габдулла Тукайның Мәҗмүгаи асаре китабын тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге вакыйга буыннар арасындагы аерылгысыз бәйләнешне, милли мирасның бөеклеген һәм замандашларының каһарманлыгын ассызыклый. Чарада музей хезмәткәрләре, нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, күп кенә бәйгеләр лауреаты Рөстәм Егоров катнашты. Бу китап гади генә китап түгел, аны Тукайның васыяте дип тә әйтергә мөмкин, дип билгеләп үтте музей хезмәткәрләре.











