Май ае тәмамланырга да нибары ике атна вакыт калып бара. Майның соңгы атнасында, бар дөнья яшелеккә күмелгән вакытта мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме уза. Быел ул 26 нчы майга билгеләнде. Ә 27 нче майдан 31 нче августка кадәр мәктәп укучыларының җәйге каникулы башлана. Җәйге чорда мәктәпләр каршында лагерьлар һәм балалар үзәкләре эшләячәк.
Ә инде чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң кызу- имтиханнар тапшыру һәм олы тормышка юл салу чоры башлана. Быел республикада 66 меңнән артык укучы мәктәп тәмамлый. Шуларның 18 меңе — 11 нче сыйныф укучылары.Исегезгә төшерәбез быел бердәм дәүләт имтиханнары майда түгел, ә июнь аенда башлана. Беренче имтихан 1 нче июньдә тарих, әдәбият, химия фәннәре буенча.











