Иртәнге чыгарылыш
Болгарда борынгы Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы” 17 нче Халыкара икътисадый форумының мәдәни программасының йомгаклау чарасы булды.
Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. 2026 елда Татарстанның төбәк һәм муниципаль музейларын яңартуга 26 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуның 19 миллион сумы – федераль бюджеттан.
21-22 майда Арчада яшүсмерләр арасында җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә көрәш буенча республика турниры узачак. Турнирда 2010 елдан башлап, 2014 елларда туган яшүсмер егетләрнең бил алышуы көтелә.
Кичке чыгарылыш
Татарстанда 1 миллион 840 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, план 58 процентка үтәлгән. Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 70 проценты файдалануга тапшырылган.
Республикада сабан культураларын чәчү дәвам итә. 1 миллион 100 мең гектар чәчелгән. 2 мең 200 гектарда бәрәңге утыртылган. Тәтеш, Зәй, Спас һәм Ленинорский районнарында чәчү тәмамлану алдында.
Соңгы биш елда Татарстанда янгыннарда 26 баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә балалар үлемен кисәтүгә багышланган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең күзәтчелек һәм профилактика чараларын оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Садыйков сөйләде.











