Буа районының Исәк авылында 7 нче регионара Мөнәҗәтләр бәйгесе лауреатлары билгеле булды.
Мөнәҗәтләр- тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше.Шуңа да Буа районнының Исәк авылында регионара мөнәҗәтләр бәйгесе уздыру күркәм гадәткә әверелде. Ул ел да Буа якташлык җәмгыяте ярдәмендә оештырыла.











