Кичә Татарстан матбугаты көнендә башкалабызда төрле чаралар узды. Татмедиа бинасы янында “массакүләм мәгълүмат чаралары урамы” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды, шулай ук төрле басмаларга да язылырга мөмкин иде, ә инде кич белән 29 нче тапкыр Пирамида концертлар залында «Бәллүр каләм» Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәллүр каләм сыннарына һәм төп бүләк — автомобильгә быел кем лаек булган? Бу турыда алдагы язмада.
Көн саен алар Татарстан халкы өчен яңалыклар әзерли, ә бэйрэм конне үзләре вакыйга узэгендэ. Сәхнәдә — медиасферадагы иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсе булган «Бәллүр каләм» җиңүчеләре, биредэ иң яхшы журналистлар.
Аның кадрлары тәүге секундлардан ук тамашачыларның игътибарын экранга җәлеп итә. «Татарстан» дэулэт телерадиокомпаниясы операторы Ленар Хәбибуллин һөнәрдә инде 13 елдан артык.
Бүләкләү тантанасы конкурс тарихыннан башланды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре «Бәллүр каләм» бәйгесенең үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән танылган татарстан журналисты Ислам Әхмәтҗановны искә алдылар. Ул 2014 елда үзе дә «Бәллүр каләм»нең гран-при иясе булган иде. Җиңүчеләрне котларга сәхнәгә аның кызы — Диана Эхмэтжанова чыкты.
«Вести Татарстан» редакциясе гадәттәгечә җиңүчеләр арасында. Быел безнең команда «Иң яхшы график дизайн» номинациясендә бүләк алды. Ә «Татарстан» дэулэт телерадиокомпаниясы яңалыклар мәгълүмати хезмәте җитәкчесе урынбасары Эльмира Зәляева республика Рәисенең рәхмәт хатына лаек булды.
Конкурска 29 ел, әмма аңа кызыксыну елдан-ел арта. Быел Бэллур калэм бэйгесенэ 200дэн артык гариза кабул ителгэн. Хөкүмәт бүләкләре дә тапшырылды.
Конкурсның гран-призын «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Резеда Йосыпова яулады.
Ә бэллур калэм белән бергә төп бүләк — өр-яңа автомобиль дә тапшырылды.
Камилә Вәлиева Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.











